Найти тему
Раушания Гази

Рамазан ае

Рамазан аена кердек,

Дога кылыйк, дога өйрәник!

Иман нуры иңсен безгә,

Кыйбылаларга төбәлик!

Яхшы булсын гамәлебез,

Эшләребез файдалы!

Мохтаҗларга кул сузып,

Бурычларны кайтарыйк!

Белеп, белми кылган хата

Йөрәкләрне актара...

Дога кылып, тәүбә итсәк,

Бар дөньябыз яктыра.

Яман эшләрдән тыелып

Торыйк дуслар бу айда!

Җиңеп нәфесләребезне,

Турылыйк юлларны алда!

Тоткан уразаларыбыз

Кабул булып, юл алсын!

Гонахлардан арындырып,

Җан, тәннәрне юа алсын!

Язылдыгызмы?
Лайк куегыз.
Каналга язылыгыз, яңа шигырьләремне укып барыр өчен.

Шулай ук бик шат булырмын, әгәр дә сез ошаган шигырьләрем белән социаль челтәрдә бүлешсәгез (ВК, Одноклассники һәм башкаларда...) - бу минем каналның үсешенә булышачак.

P.S. : Истә тотыгыз, авторыннан башка күчереп алу закон белән тыела.

Сезне сөеп, Сезнең Раушания. Исән-сау булыйк!