Үпкәм зур сиңа минем,
Янда кала алмадың.
Мине күптән сөйсәң дә
Кулга ала алмадың.
Ал идең кулларыңа,
Күтәр идең биеккә!
Урла идең син мине,
Төреп ап-ак бәхеткә!
Минем горурлык артык,
Мине бераз үзгәрт син!
Юк, дигәч, тә кил янга,
Мине бераз йөдәт син!
Язылдыгызмы?
Лайк куегыз.
Каналга язылыгыз, яңа шигырьләремне укып барыр өчен.
Шулай ук бик шат булырмын, әгәр дә сез ошаган шигырьләрем белән социаль челтәрдә бүлешсәгез (ВК, Одноклассники һәм башкаларда...) - бу минем каналның үсешенә булышачак.
P.S. : Истә тотыгыз, авторыннан башка күчереп алу закон белән тыела.