Найти тему
Rayshania G/А

БАЛА БАЛАСЫ...

Оглавление

Кулын сузып торган оныгымны

Ничек инде алып сөймәскә?!

Нәсел дәвамчыбыз, җимешебез,

Күккә аны нигә чөймәскә?!

Көн саен ул яңа үрләр ала,

Яшим, диеп, күзләрен ача.

Тик торалмас, шук та, җитез дә,

Йөри белмәсә дә гел баса.

Кулларыннан тотып өлгер генә,

И чаба ул, нидер эзли ул.

Кызыксына бар нәрсә белән дә,

Өйрәнә ул, һаман күзли ул.

Менә тәпи йөреп китәр, диеп,

Барыбыз да күптән көтәбез.

Күтәрәбез, төшерәбез кулдан,

Кулдан-кулга үзен йөртәбез.

Көн дими ул, төн дими ул үсә,

Бәхетле булсаң иде син балам!

Бала балалары балдан татлы,

Бу сүзләрнең мәгьнәсен табам.

---------------------------------------------------------------

Язылдыгызмы?
Лайк куегыз.
Каналга язылыгыз, яңа шигырьләремне укып барыр өчен.

Шулай ук бик шат булырмын, әгәр дә сез ошаган шигырьләрем белән социаль челтәрдә бүлешсәгез (ВК, Одноклассники һәм башкаларда...) - бу минем каналның үсешенә булышачак.

P.S. : Истә тотыгыз, авторыннан башка күчереп алу закон белән тыела.

Ихтирам белән Раушания!

Сәламәт булыйк!