Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Григорович 93нче туган көнен каршылады

Фото: teleport2001.ru
Фото: teleport2001.ru

Ил Президенты танылган балет артисты, балетмейстер һәм хореограф Юрий Григоровичны котлады.

Владимир Путин Русиянең билгеле хореографы Юрий Григоровичны туган көне белән котлады. Әлеге телеграмма Кремль сайтында бастырылган.

"Сез үз талантыгыз һәм илһамлы, иҗади хезмәтегез белән урыс балетының данын тудырган легендар осталар плеядасыннан”, — диелгән телеграммада.

Ил башлыгы билгеләп үтүенчә, Григоровичның эшләре Зур театрда да, башка мәйданчыкларда да "ил һәм дөньяның мәдәни тормышында якты вакыйга” булып тора.

"Сезгә сәламәтлек, уңышлар һәм иң изге теләкләр юллыйм", — дип мөрәҗәгать иткән хореографка Владимир Путин.

Юрий Григорович 1927 елның 2 гыйнварында Ленинградта туган. Юрий Николаевич — СССРның халык артисты, Ленин исемендәге, СССР һәм РСФСР Дәүләт премияләре, РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты. Изге апостол Андрей Первозванный ордены, "Ватан алдындагы казанышлары өчен" ордены кавалеры, 60тан артык Русия һәм чит ил бүләкләре иясе.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова