Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Дүртөйлегә Кыш бабайлар, Карсылулар җыелды

Фото: Миләүшә Латыйпова фотосы
Фото: Миләүшә Латыйпова фотосы

Дүртөйле шәһәрендә якынлашып килүче Яңа ел хөрмәтенә бизәлгән атлар (тройкалар) бәйгесе узды. Әлбәттә, бизәлгән чаналарга утырып районның һәр авылыннан диярлек Кыш бабайлар һәм Карсылулар да килде.

Шәһәрнең үзәк мәйданы көмеш кыңгыраулар чыңына, гармуннар моңына күмелде. Кыш бабайлар һәм Карсылулар җыелган халыкны Яңа ел белән котлады, җыр яки бию башкарды, шигырь яңгыратты. Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов яшен-картын якынлашып килүче Яңа ел белән ихлас тәбрикләп, биналарын иң зәвыклы итеп бизәгән оешма һәм предприятие вәкилләренә бүләкләр тапшырды.

Бераздан хөкемдарлар иң яхшы бизәлгән тройканы игълан итте. Беренче урын - Ленин исемендәге токымчылык предприятиесе коллективында! Икенче урында - Вәлиев исемендәге хуҗалык, өченче урынны Киров исемендәге җәмгыять уңганнары алды. Ә менә бәйгенең Гран-приена "Аргамак" атлы-спорт комплексы тройкасы лаек булды. Нәкъ менә ул республикабыз башкаласында узачак башкорт җигүле атлары парадына барачак.

Бәйрәм барышында концерт күрсәтелде. Үзәк мәйданда төрле уеннар оештырылды.

Автор: Миләүшә Латыйпова