''Алабай белэн Соры''.Ф. Яруллин.
Грамота за 2 место в конкурсе рисунков, посвященном 80- летию рождения Народного поэта Ф. Яруллина. В школе рисунок нам не отдали, потеряли.
(Алабай -среднеазиатская овчарка, древняя порода собак.Используется для охраны скота .Соры -серый.)
Фәнис Яруллин әкияте. Бер кешенең ике эте бар икән. Этләрнең берсе ала, икенчесе соры булганга Хуҗа этләрнең берсенә Алабай, икенчесенә Соры дип исем кушкан. Алабай белән Соры Хуҗага тугры хезмәт итеп килгәннәр. Хуҗа аларны кайвакыт үзе белән ауга алган, кайвакыт өй сакларга калдыра торган булган. Ул чакларда әле кешеләр иген чәчеп үстерү дигән нәрсәне белмәгәннәр. Гел ауга йөргәннәр. Шуның белән тамак туйдырганнар, өс-баш әзерләгәннәр. Ләкин кайвакыт ауга барган чакларда аучыларга бик кечкенә кәҗә бәтиләре, хәлсез болан бозаулары очрый икән. Аучылар аларны өйләренә алып кайтып кулга ияләштергәннәр. Безнең әлеге Хуҗаның да бик күп кәҗә бәтиләре булган. Беркөнне ул җәя белән угын алган да Алабай белән Сорыга болай дигән: Мин хәзер ауга китәм, дусларым, сез өйдә калырсыз. Кәҗә бәтиләрен болынга алып чыгып ашатырсыз. Кич белән мин озак кайтмый торсам, бәтиләрне өйгә алып кайтыгыз, юкса
алар урманга таралышып бетәрләр. Алабай белән Соры үзләрен ауга алмаганга Хуҗага үпкәләп калганнар. Мин бит озакка түгел, - дип юаткан аларны Хуҗа. – Кич булмаса иртәгә иртән әйләнеп кайтырмын. Әгәр инде кояш әнә теге тау артыннан өч тапкыр чыгып, Тирәнкүлгә өч тапкыр баткач та кайтмасам, мине эзләргә чыгарсыз. Хуҗа үзенең этләренә бар булган азыгын салган да чыгып киткән. Алабай белән Соры тамак туйдырып алганнан соң бераз черем итәргә ятканнар. Хуҗа әле тиз генә кайтмый, нигә ашыгырга? – дигән Соры, Алабайның тынычсызлана башлавын күреп. Ярый да безнең тамакларыбыз тук, - дигән Алабай, - ә бит кәҗә бәтиләре кичә кичтән бирле берни ашамаган. Әнә алар ничек бәэлдиләр. Хуҗа югында ял итмәсәк, безгә гел-гел мондый җай чыгып тормас, - дигән Соры. Син теләсә нишлә - мин бәтиләрне болынлыкка апкитәм, - дигән Алабай. Ярар инде, ярар, синеңчә булсын, - дигән Соры һәм Алабай белән бәтиләр көтергә чыгып киткән. Көне буе алар күңелле итеп бәти саклаганнар. Кич кайтуга Хуҗа безне тәмле сыйлар әзерләп көтеп торыр дип өметләнгәннәр. Әмма Хуҗа кайтмаган. Алабай белән Сорының ашыйсылары килә башлаган. Ә өйдә ашарга нәрсә юк икән. Кояш тау артыннын ике тапкыр күтәрелеп Тирәнкүлгә ике тапкыр баткан. - Юк, мин бүтән түзә алмыйм, - дигән Соры. – Ашыйсым килә, ашыйсым. Минем дә ашыйсым килә, - дигән Алабай, - Әйдә, без болай итик... Ничек? Бер-беребезгә әкият сөйлик. Бәлки, ашыйсы килү онытылыр. Алабай белән Соры чиратлашып әкият сөйләргә тотынган. Ләкин боларның һәр әкияте үзләренең элек кимергән сөякләре, ашаган ашлары
белән тәмамлана икән.
Кояш тау артыннан өченче
тапкыр күтәрелеп Тирәнкүлгә өченче тапкыр баткан. Хуҗа кайтмаган. Хуҗаны эзләргә бар
ырга вакыт җитте, - дигән Алабай. Минем бер адым атлар хәлем дә юк, - дигән Соры. - Әллә соң юлга чыгар алдыннан берәр кәҗә бәтиен ашап алабызмы? Син нәрсә? – дигән Алабай. – Хуҗа кайткач аның күзенә ничек карарбыз? Без бит каравылга калган сакчылар. Калдырсын иде ашарыбызга күбрәк, - дигән Соры. Үзенә дә юкны ничек безгә калдырсын? Күреп тордың бит: өйдә бер кабымлык нәрсә калмаган иде, - дигән Алабай. Ә кәҗә бәтиләре? – дигән Соры. - Соң алар бит әле бик яшьләр. Миңа яше дә ярый, - дигән Соры һәм бәтиләр янына чапкан. Бәтиләр аны үзләренең сакчысы итеп, сөенечтән бә-ә, бә-ә килеп каршы алганнар. Соры үлән утлап йөрүче бер бәтине эләктереп, эһ дигәнче ботарлап ташлаган. – Юләр булма, әйдә, син дә эләктер берне, - дигән ул Алабайга. – Бик тәмле. Соры телләрен ялмап куйган: -
Күз күрде – тамак туймады, тагын берне ашыйм әле булмаса, - дигән ул. Ләкин шулвакыт Алабай аның балтырыннан каптырып алган: Җибәрмим, - дигән ул тешләрен Сорыга батырып, бәтиләргә кагыласы булма. - Ә-ә, син шулаймы әле, - дигән Соры. – Хуҗага ялагайлан
Ләкин белеп тор: ул ялагайларны яратмый. Ялагайлык түгел бу, тугрылык, - дигән Алабай. – Гомер буе тугры булдым, хәзер генә хыянәт итмим. Хыянәт иткәнче мин ачтан үләм. - Үләсең килсә, үл, - дигән Соры, - ләкин минем яшисем килә. Шулай дип ул янә бәтиләргә ташланган. Сорының мондый
әшәкелегенә, мондый хыянәтенә Алабай түзеп тора алмаган, бөтен көче, бөтен ярсуы белән Соры өстенә ыргылган. Бик каты сугыш киткән. Әле Соры аста калган, әле – Алабай. Үзләренең ….
сакчыларының пыр тузып, канга батканчы сугышуларын күреп, кәҗә бәтиләре хәтта үлән утлаудан туктап торганнар. Көчләр тигез булмаган. Алабай торган саен хәлсезләнә барган. Яшь бәти ашап көч җыйган Соры Алабайны аякка басмаслык хәлгә китереп ташлаган. Үзенә каршы төшәрлек көч калмагач Соры тагын да ныграк явызланган. Берничә бәтине ашап тамагы туйганнан соң ул хәзер бүтәннәрен буып- ашлый башлаган. Чөнки бер мәртәбә тере җан иясенең итен ашап караган җанвар явызның явызына әйләнә икән. Хуҗа кайтып кергәндә Соры соңгы бәтине буып ята торган булган. Ах син, явыз җан! – дигән ул Сорыга һәм атып үтерергә теләп угын төзәгән. тик ул җәясен тартып өлгергәнче Соры Хуҗаның өстенә ыргылган. Аяктан егып салган. Чөнки Хуҗа уңышсыз аудан соң үзе дә бик хәлсезләнгән булган. Соры аның киемнәрен теткәләп бетергән, әллә ничә җирдән тәнен җәрәхәтләгән. Бәлки әле бөтенләй буып ук ташлаган булыр иде, әмма шул вакыт бераз хәл алган Алабай Хуҗасын якларга килеп җиткән. соры куркып урманга качкан. Шул көннән алып ул инде гел урманда яши башлаган, үзеннән көчсез киекләрне тотып тамак туйдырган. Кешеләрнең күзенә чалынмаскарак тырышкан. Чөнки һәр кеше аңа үзенең элекке Хуҗасы булып күренгән. Тора-бара аның элекке исеме онытылган. Аны Бүре дип йөри башлаганнар. Хуҗа белән Алабай әкренләп терелгәннәр.
Яралары ябылган. Алар бергәләп ауга йөргәннәр. Шул көннән башлап аучының тормышы әйбәтләнеп киткән. Ә Соры кайвакыт үзенең элекке тормышын сагынып аучылар яши торган урынга килә икән дә озак итеп карап тора икән. ләкин Алабай бу хыянәтчене исеннән ук сизеп өрергә тотына икән. Ә Бүре, бер хыянәт иткәч яңадан үзенә кешеләрнең ышанмаячагын белеп,аяк тавышлары ишетә башлауга урманга кача икән. (Яруллин Ф. Г. Зәңгәр күлдә Ай коена - әкиятләр җыентыгы. - Казан, 1990. -
ходили на охоту.
Когда они были на охоте, охотникам встречались маленькие козлята, оленята.
Охотники их приводили домой, приручали.
У этого нашего Хозяина тоже было много маленьких козлят.
Однажды Хозяин Алабаю и Соры сказал так:
-Сейчас я пойду на охоту, друзья, вы останетесь дома. Козлят отведете на лужайку, покормите. Если я вечером долго не буду приходить, приведете козлят домой, иначе они могут разбежаться в лес.
Алабай и Соры обиделись на хозяина, что он их не взял на охоту.
-Я ведь не на долго, -сказал
им Хозяин. Если не вечером, то завтра утром я вернусь.
Когда солнце за той горой три раза взойдет и три раза будет закат, и если я не приду, пойдете меня искать.
Хозяин дал всю еду, которая у него имелась собакам и ушел.
Алабай и Соры наелись и легли отдыхать.
Продолжение можете прочитать в тексте и перевести.