Найти тему
ТАТАРЧА ЧАТ

Кәгазьсез “карамель” түгелме син, кардәш?

 Расим Хабибуллин
Расим Хабибуллин

Җәмәгать, мин шуны аңлый алмыйм, тоталар да: “Без светское государство”, дип хатын-кызларыбызны фәхишәләрчә йөрергә мәҗбүр итәләр. Мин үзем “светский” дигән сүзне “югары дәрәҗәле” дигән мәгънәгә ия дип йөри идем, ягъни “асыл дәрәҗәле”, Димәк светское государство – югары дәрәҗәле дәүләт, дип аңларга тиешле бит инде. Ә хатын-кызларны чишендереп йөртү белән югары дәрәҗәле дәүләт төзеп буламы? Хатын-кызлар бит алар асыл затлар булырга тиешләр. Асыл затлы хатын-кыз – светская женщина булып чыга. Шулай булгач, асыл затның асыллыгы югалмасын өчен аны саклап, матурлап төреп, төрле кулларда йөреп затлылыгын югалтмасын өчен кадерләп тоту сорала дигән сүз. Асыл затлы конфетларны да матур кәгазьгә төреп чыгаралар. Хатын-кызларыбызны фәхишә итеп йөртәсе килгән кәбахәт затларның һич кенә дә җирдә яткан кәгазьсез “карамель” ашыйсылары килмидер әле меңгә дә. Аларга “Мерси”, “Коркунов” конфетлары кирәктер, үзләре шул чүп чиләгенә төшкән “карамель” кебек булсалар да...

Светский – дөньяви сүзен дә аңлата диючеләр булыр. Килешәм, әмма дөньяви сүзен аңлатканга карап кына хатын-кызларыбызны һичшиксез фәхишәлеккә чыгарырга дигән сүз түгелдер. Исегезгә төшерегез әле, инкыйлабка чаклы барлык милләт хатыннары да светский итеп, матур яулыклар бәйләп киенә иделәр, ягъни хатын-кыз булып киенә иделәр. Инкыйлабтан соң җиң сызганып хатын-кызларыбызны чишендереп аттылар да асфальт, тимер юл салырга, шпаллар ташырга, - 40 градуста кирпечтән йортлар салырга мәҗбүр иттеләр. Башта яулыкларын салдырдылар, аннары күлмәк итәкләрен кыскарттылар, инде күлмәк итәкләре ыштан төбенә менеп җиткәч, киресенчә күлмәкләрен аска тартып төшереп өске яктан ачып күрсәтәләр. Хәзер сәхнәдә чикерткә кебек чинап-сикереп йөрүчеләр кабыгыннан шуышып чыга торган елан кебек киенәләр.

Җәмәгать әйдәгез асыл затларыбыз – хатын-кызларыбызның асыллыкларын югалтмасыннар өчен светский итеп матур яулыклар бәйләп йөрергә комачауламыйк. Ни өчен Аллаһы Тәгалә асыл затлар итеп яралткан хатын-кызларыбыз светский – асыл затлар булып каласылары килә икән, ни өчен без аларны чүп чиләгендә яткан фантиксыз “карамель” хәленә калдырырга тырышучыларга каршы чыкмыйбыз соң? Бүген бары тик мөслимәләрчә киенгән хатын-кызларны гына светский, дип санап була.