Найти тему
АЛЬМЕТЬЕВСК-ӘЛМӘТ

Әлмәт башлыгының кыска җаваплары гаҗәпкә калдыра

Кыскалыкта – осталык. Район башлыгы Айрат Хәйруллиннан кыска сорауларга – кыска җаваплар.
Кыскалыкта – осталык. Район башлыгы Айрат Хәйруллиннан кыска сорауларга – кыска җаваплар.

- Әлмәттә тормышка ашырасы килгән хыялыгыз?

- Сорау зур булган берничә юнәлеш бар. Балалар медицинасы белән эшне төгәллисе килә.

- 50 метр араны күпме вакытта узасыз?

- 29 секундта. Чагыштыру өчен, дөнья рекорды 22 секунд.

- Ничә тел беләсез?

- Чит телләрдән инглиз телен яхшы беләм. Рус интернетында булмаган тикшеренү эшләрен алардан укыйм. Алга киткән илләрнең тәҗрибәсен шул рәвешле өйрәнәм.

- Башлык яңа ел төнендә нинди теләк тели?

- Гаилә, якыннар белән бәйле теләкләр, иминлек, сәламәтлек. Башлык та шундый ук гади кеше.

- Бүләк сайларга яратасызмы?

- Бүләк сайлауга җитди карыйм. Кирәксез, шкафта тора торган бүләк бирергә яратмыйм.

С подпиской рекламы не будет

Подключите Дзен Про за 159 ₽ в месяц