24 декабрь көнне “Батыр” спорт комплексында район авылларында яшәүче актив яшьләр белән “Түгәрәк өстәл” артында очрашу узды.
Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Азат Нурмөхәммәтов җитәкчелегендә район җитәкчеләре катнашты.
“Авылда яшьләр калмаса, аларга эш урынны булмаса, мәктәпләрдә укырга балалар, балалар бакчаларында сабыйлар булмаса, зур төзелешләр алып баруның мәгънәсе юк. Сезнең проблемалар безгә таныш. Бергәләшеп, фикерләшеп эшләгәндә нәтиҗәсе дә булыр”, -диде ул яшьләргә мөрәҗәгать итеп.
Районда җиде ел эчендә 374 кешегә кимегән. 14 мең халык яшәгән район өчен бу сан зур булмаса да, уйланырлык урын бар. 608 райондашыбыз бүген студент, төрле уку йортларына, көллиятләрдә белемнәрен дәвам итә.
Әлеге очрашу шунысы белән дә үзенчәлекле булды, яшьләр белән җитәкчеләр арасында кара-каршы сөйләшү, фикер алышу барлыкка килде. Бу көнне җитәкчеләр озын, ялыктыргыч чыгышлар ясамады. Район прокуроры Рим Сөнгатуллин: “Авыл яшьләре проблемалары миңа яхшы таныш. Авыл проблемасы Теләче өчен генә түгел, республика, илгә кагыла. Икътисадыбызга, сәясәтебезгә дә бәйле.
Бу хакта тулырак "Теләче" газетасыннан таныша аласыз.