Моның 13 сәбәбе бар икән.
1. Банан витаминнарга һәм файдалы матдәләргә бай: тимер, магний, марганец, бакыр, кальций, калий, натрий, селен, В төркеме витаминнары, А, С, Е, К витаминнары, бета-каротин һәм башкалар.
2. Бананда зарарлы холестерин юк.
3. Бу җимеш йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеген яхшырта.
4. Кандагы шикәр дәрәҗәсен нормальләштерә.
5. Ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеген яхшырта.
6. Үзәк көюдән котылырга ярдәм итә.
7. Бананда файдалы клетчатка күп.
8. Аз калорияле җимеш, 100 граммында бары тик 89 ккал.
9. Йокысызлыкны җиңәргә ярдәм итә. Йокларга 1-1,5 сәгать кала банан ашап кую файдалы.
10. Тормыш тонусын күтәрергә ярдәм итә. Эштә нидер ашап куясы килгәндә иң яхшысы – банан.
11. Депрессиядән, күңел төшенкелегеннән саклый.
12. Мускул массасын үстерергә теләүчеләр өчен файдалы.
13. Ир-егетләрнең потенциясен яхшырта.