Әлеге сихәтле ризыкны әзерләү өчен күп әйбер кирәкми.
Ә файдасы әйтеп бетергесез. Әйтик, күрәгә – калий чыганагы, кара җимеш – эчәкләр өчен кирәк, йөзем – баш миен туендыра, чикләвек – май чыганагы, ул кан тамырлары-йөрәк авыруларыннан саклый. Бал белән лимонның файдасы турында әйтеп тә торасы юк.
Кирәк: 300 г әстерхан чикләвеге, 300 г күрәгә, 300 г инжир, 300 г кара җимеш, 2 стакан бал, 2 лимон. Кипкән җиләк-җимешне һәм лимонны юып, иттарткычтан үткәрергә, шуңа бал кушып, пыяла банкага салырга. Әлеге катнашманы суыткычта саклыйлар.
Аны көнгә 2-3 тапкыр 1 чәй калагы кабып куярга кирәк. Әлеге катнашманы даими кулланырга була. Беткәч, 1-2 ай тәнәфес ясап, тагын дәвам итәргә мөмкин.