Ш. Мәрҗанинең газиз улы Борһанетдин һиҗри 1272 елның 19 рамазанында (1856 елның 10 маенда) дөньяга килгән. Башлангыч белемне атасыннан алган, Истанбулда җиде ел укыган. Башта 1882 елның 1 сентябрендә указ (№6436) алып, Ш. Мәрҗани белән бергә имам-мөдәррис вазыйфаларын башкарган, соңрак атасы вафат булгач, аның эшен дәвам иткән.
Борһанетдин хәзрәт 1916 елның 2 мартында кичке сәгать 5 тә, үпкәсе шешүе сәбәпле, вафат булган һәм Казанның Яңа бистә зиратына атасы янынарак җирләнгән. Аның кабер ташы чагыштырмача яхшы сакланган һәм формасы, язулары белән Ш. Мәрҗани ташын хәтерләтә. Текстының укылышы түбәндәгечә:
Алгы ягы (уеп язылган):
1) “Әл-хүкмү лилләәһ
2) түвүффийәш-шәйху Борһанеддин
3) Мөхәммәд бине Шиһабеддин әл-Мәрҗани фии гашиййәти
4) йәүмил-әрбәгааъи ли-ихдәә гашәра ләйләтән халәт мин
5) җүмәдииәл-үүләә әрбәга вә сәләәсиинә бәгъдә әлфин вә сәләәсәмиъәһ”.
Арткы ягы (уеп язылган):
1) “Җәгаләллааһү Тәгааләә
2) кабраһү раудатән мин рийәәдыйль-җәннәһ
3) Борһанеддин хәзрәт Казан шәһәрендә
4) 35 йыл микъдары имамәт вә тәдрис илә
5) гомер кичүреб 62 йәшендә даре бәкайә кайтды”.
Текстның хәзерге татар теленә күчермәсе
Алгы ягы:
1) “Хөкем Аллаһта.
2) Шәех Борһанеддин
3) Мөхәммәд бине Шиһабеддин Мәрҗани кич белән
4) чәршәмбе көн мең өч йөз утыз дүртенче елның
5) унберенче җөмадиәл-әүвәлендә вафат”.
Арткы ягы:
1) “Аллаһ Тәгалә аның каберен
2) җәннәт бакчаларыннан бер бакча итсен.
3) Борһанеддин хәзрәт, Казан шәһәрендә
4) 35 ел микъдары имамлык һәм укыту белән
5) гомер кичереп, 62 яшендә мәңгелек дөньяга кайтты”.
Таш үлчәмнәре: 135х44х18.
Эпиграфик истәлекнең текстыннан аңлашылганча, кабер иясенең чын исеме – Мөхәммәд, икенче исеме, ягъни кушаматы – Борһанетдин, күньясе – Әбел-Габбас. Мәрхүм хуш мәҗлесле, йомшак табигатьле, гыйлем һәм хөрмәт иясе, ачык сөйләү һәм ягымлы телгә ия һәм шулар белән күп мөдәррисләрдән өстен булган. Хәзрәтнең үзеннән соң 5 улы, 2 кызы һәм хатыны калган. Бакыйлыкка күчкән вакытында олы улы “Мәрҗани” мәдрәсәсендә мөгаллим, икенчесе сәүдәгәр булган, калган өчесе сәүдә мәктәбендә укыганнар. Кызларының олысы Габдулла бине Галим Агишевта кияүдә, кечесе әле сабый бала гына булган.