18 декабрь көнне Явлаштау мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Бәхетле мин туган җиремдә"дип исемләнгән очрашу кичәсе уздырдылар.Очрашуга ике буын терлекчеләре чакырылды.Чакырылучылар музей белән таныштылар,чәйнекләр музеенда булдылар,чәйнек һәм чәй тарихы турында тыңладылар,Г.Шаһбан шигырьләре укылды.Алар белән интеллектуаль уеннар уйналды.Чәй табыны артында эшләгән чордагы хатирәләрен яңарттылар,яшьлектәге җырларын җырлап күңелле ял иттеләр.