Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Кредитка батабыз...

“Известия” хәбәр итүенә караганда, Русиядә яшәүче бер кешегә уртача 87 мең сум займ туры килә, ә халыкка бирелгән кредитларның гомуми күләме 12,8 триллион сумга җиткән.

Бер елда бер русиялегә туры килгән кредитның уртача күләме 12 мең сумга арткан, диелә Плеханов исемендәге университет үткәргән тикшеренүләрдә.

Иң күп займ Ямал-Ненец автономияле округында яшәүчеләрдә – 217 мең сум, Ханты-Мансида -197 мең сум, Төмән өлкәсендә -125 мең сум. Кырым, Севастополь һәм Чечняда кредит алучылар аз, кредит күләме - 10-18 мең сум.

Кредит күләме процент ставкалары кимү исәбенә арта. Әмма Үзәк банк ставкалары, Европа белән чагыштырганда, югары кала һәм киләчәктә кредит проценты артырга мөмкин, дип билгели аналитиклар.

Фото credits-on-line.ru сайтыннан алынды.