Әлеге вакыйга Сарытау шәһәрендә теркәлгән. Эссе көнне су коенырга төшкән бер ир коточкыч табылдыкка юлыккан.
Шәһәрнең “Петушок” бакчачылар ширкәте янәшәсендәге сулыкта бер ир су коенырга уйлаган. Яр буенда беркем дә булмаган. Шул ук вакытта анда ирләр киеме яткан.
Ир суга кергән һәм ниндидер йомшак әйбергә баскан. Бу әйбер... мәет булып чыккан. Ул тиз генә тиешле хезмәтләргә шалтыраткан. Урындагы коткаручылар су төбеннән мәет тартып чыгарган. Яр буендагы киемнәрдә 72 яшьлек пенсионер таныклыгы да табылган.
(Мәгълүмат “Саринформ”нан, фото pixabay.com сайтыннан алынды).