Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов республика мөселманнарын Ураза бәйрәме белән котлады.
Анда, аерым алганда, болай диелә:
"Бу бәйрәмдә гасырлар дәвамында Ислам кануннары белән яшәгән ата-бабаларыбызның рухи-тарихи мирасы чагыла. Ул түземлеккә һәм изгелеккә, шәфкатьлелеккә һәм гаделлеккә өйрәтә. Бу көннәрдә һәр мөселман мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга тырыша.
Мөселман оешмалары республиканың иҗтимагый тормышында, хәйрия, мәгърифәтчелек һәм социаль проектларны гамәлгә ашыруда катнаша. Өммәтнең активлыгы нәтиҗәсендә мәчетләр һәм уку йортлары төзелә, Ислам мәгарифе камилләштерелә, изге урыннарга хаҗ кылу гамәлгә ашырыла.
Киләчәктә дә республиканың традицион конфессияләре күпмилләтле һәм күпконфессияле республикабызда тынычлык һәм килешеп яшәүне тәэмин итүгә юнәлтелгән эшчәнлекләрен дәвам итәр дип ышанам.
Кадерле дуслар!
Бу изге бәйрәм һәр гаиләгә сәламәтлек, күңел җылысы, тынычлык һәм иминлек алып килсен!"