Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Көчле беләкле, кыю йөрәкле!

Балтачның 1нче мәктәбе укучысы, гер спорты буенча Башкортстан һәм Русия чемпионы Розана Кашапова турында якташлары шулай ди.

Быел унынчы сыйныфны тәмамлаучы Розана Кашапова гер спортына моннан өч ел элек килгән.

"Көннәрдән бер көнне мәктәпнең спорт залында гер күтәреп карадым. 16 килограммлы герне бер күтәреп, бер төшереп карадым. Шунда "Кара әле, минем кулдан килмәслек эш түгел икән бит!" дип уйлап куйдым. Һәм, күп тә үтмәстән, спорт мәктәбендә шөгыльләнә башладым", - дип сөйли Розана әлеге спорт төре белән шөгыльләнә башлавы турында.

Тренер Ильяс Шәймөхәммәтов җитәкчелегендә шөгыльләнү максатчан кызга беренче ярышта ук уңыш китерә. Розана 2016 елның декабрендә Агыйдел шәһәрендә үткән Республика чемпионатында икенче урын яулый. Әнә шуннан аңа бер-бер артлы җиңүләр килә. Агымдагы ел Розана өчен аеруча истәлекле. Көчле беләкле кыз гер спорты буенча Башкортстан һәм Русия чемпионы булуга ирешкән! Якташыбыз Ярославль өлкәсенең Рыбинск шәһәрендә үткән Русия чемпионатында 63 килограмм авырлыктагылар категориясендә 16 килограммлы герне 10 минут эчендә 163 тапкыр күтәргән. Озын циклда 16шар килограммлы ике гер­не берьюлы 10 минут эчендә 22 тапкыр күтәрүгә ирешкән.

Розана Кашапова турында тулырак гәзитебезнең алдагы саннарында укырсыз.