Башкортстан оешуга 100 ел тулу уңаеннан “Беренче республика” дигән тулы метражлы нәфис фильм төшерелә башлау алдыннан “Башинформ” агентлыгында матбугат конференциясе үтте.
“Беренче республика” дәүләтнең финанс ярдәме белән “Бабич” проекты буенча билгеле булган “Живая лента” кинокомпаниясе һәм “Башкортостан” дәүләт киностудиясе белән берлектә төшереләчәк.
Аның продюсеры, “Башкортостан” киностудиясе директоры Азамат Хуҗәхмәтов проектның уңышлы булачагына ышаныч белдерде, фильмның республика юбилеена лаеклы өлеш булачагын билгеләде.
Фильм нигезенә замандашларның чын тарихы яткан, алар – без бүген урам исемнәрендә очраткан сәяси эшлеклеләр, галимнәр, шагыйрьләр һәм язучылар, композиторлар. Аларның лаеклы хезмәте республика үсешенә төпле нигез салган. Картинада Вәлиулла Мортазин-Иманский, Мәкәрим Мәһәдиев, Зәйтүнә Бикбулатова, Даут Юлтый, Нинель Юлтыева, Һәдия һәм Гобәй Дәүләтшиннар, Яков Быкин һәм башка билгеле исемнәр яңгыраячак.
Фильмның режиссеры Булат Йосыпов аның 24 майда төшерелә башлаячагын әйтте.
– Картинада күрсәтеләчәк чор минем өчен бик мөһим, зур, бөек эшләр башкарган кешеләр зур кызыксыну уята. Фильмның киләчәк буыннарга фәһемле мирас булып калачагына өметләнәм, – диде Булат Тимербай улы.
Фильм өстендә профессиональ тарихчы консультантлар һәм архивчылар эшләве аның югары мәдәни-мәгърифәтчелек кыйммәтенә ия булачагына ышаныч бирә. Картинаның максаты – мөмкин кадәр дөрес һәм аңлаешлы итеп тарихыбызның башлангыч чорын күрсәтү, һәркемне киләчәккә яхшы эшләр башкару теләгендә берләштерү.
– Эш материалыбыз бик күп, 10 фильмга җитәр иде, бәлки. Шушы бер картина эчендә барысын да сөйләп һәм күрсәтеп калырга тырышачакбыз, – диде сценарий авторы Таңчулпан Бабичева. – Әлегә кадәр билгеле булмаган ачышлар күрсәтеләчәк. Фильмның 90 проценты документларга таянып төшерелә. Бәлки ун гына процентында әдәби уйдырма чагылыр.
Шулай ук сценарий авторы, фәнни консультант Гөлчәчәк Саламатова кинода мәгълүмат һәм фактлар күп булачагын белдерде, фильмның 1920-56 еллардагы вакыйгаларга нигезләнгән булуын әйтте.
Композитор Ришат Сәгыйтов үзенә фильмга музыка иҗат итү ышанып тапшырылуын белдерде, фильмның республика оешуына зур өлеш керткән сәнгать кешеләре хакында икәнен әйтте.
– Фильмда 36 ел эчендә барган вакыйгалар сурәтләнә. Бу вакыт эчендә күп нәрсә үзгәрә. Безгә моны мөмкин кадәр төгәл күрсәтергә кирәк, – ди фильмның продюсеры Леонид Филинов. – Бу фильм – тарихның чагылышы, һәркем өчен матур үрнәк.
“Беренче республика” фильмы өчен дәүләт 9 миллион сум акча бүлгән. Ел ахырына ул төшерелеп бетәргә тиеш.
Ләйсән Якупова.