Найти тему
"Идел" журналы

Күптән инде…

Салават җырлаган бу җырның сүзләрен Нияз Акмал иҗат иткән икән. Сүзләре дә, җыры да шәп!

Күптән инде үксеп елаган юк,
Күптән инде шашып көлгән юк.
Нәрсә булды, дуслар, нәрсә булды,
Нәрсә булды миңа – белгән юк?

Күптән инде җылы яңгырларга
Кочакларны җәеп кергән юк.
Күптән инде йолдыз санаган юк,
Күптән инде айны күргән юк.

Күптән инде язгы күкрәүләрдә
Ярга ятып учак яккан юк.
Күптән инде, күптән югалткан юк,
Күптән инде, күптән тапкан юк.

Бураннарда күптән адашкан юк,
Давылларга күптән тарган юк.
Күптән инде, күптән саргайган юк,
Күптән инде яфрак ярган юк.

Күптән инде янып ашыккан юк,
Мең үкенеп соңга калган юк.
Бер сокланып тыңлар дөреслек юк,
Бер ышанып тыңлар ялган юк.

Нәрсә булды, дуслар, нәрсә булды,
Нәрсә булды миңа – белгән юк? –
Күптән инде, күптән яшәгән юк,
Күптән инде, күптән үлгән юк.
Күптән инде күзләремне тутырып Караган юк дөнья күзенә.
Сүз тидермим диеп яши торгач,
Күз тидердем мәллә үземә?!

Коткарыгыз мине, коткарыгыз
Тик бер генә көнгә булса да!
Сез аңларга тиеш минем хәлне –
Сезнең дә бит хәлләр шул чама…

Нияз Акмалның башка шигырьләрен биредә укырга мөмкин: idel-tat.ru