Көтеп алган җәй айларын һәр кеше үзенчә үткәрә. Күпләр чит илләргә сәяхәткә юллана, тоз күлләренә барып дәва табып кайта.
Соңгы елларда республикада туризмны үстерү мәсьәләсенә аерым игътибар бүленә башлавы халыкта зур хуплау тапты. Башкортстаныбызда искиткеч урыннар, оҗмахка тиң табигый кыйммәтләр бар.
Балтач җире дә һич ким түгел. Бирелгән байлыкка сакчыл караш белән багу һәм аны тагын да баету, башкаларны җәлеп итәрлек өчен тырышлык салу гына таләп ителә. Янтимер авылы халкы, авыл активистлары һәм патриотлары бу эштә “пионерлар”. Инде ничә ел Балтачның һәвәскәр балыкчылары Янтимер авылындагы Мата елгасы буасында балык кармаклаулары турында үзара күңелле әңгәмә кора, кояшлы җәйдә күп кунаклар гаиләләре белән нәкъ шул буада су коенып, кояшта кызынып күңеле булганчы ял итеп кайта.
Агымдагы җәйдә янтимерлеләр буа буен тагын да төзекләндергән. Буа эченә агачтан чатыр эшләп куйганнар, янәшәдә генә кулдан эшләнгән катамаран ял итүчеләрне көтә.
Су коенырга хәвефсез урын билгеләнгән, ял итүчеләр өчен елга ярына агачтан өстәлләр, эскәмияләр урнаштырылган. Шашлык кыздырырга мангал да булдырылган. Чүп-чар салыр өчен махсус тимер тартма хәстәрләргә дә онытмаган янтимерлеләр.
Тагын нинди уңайлыклар булдырылганмы? Мең кат ишеткәнче, иң яхшысы үзегез барып күрегез!