Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Кош гриппы янә баш калкыта

Бу хактагы хәбәрне “Татар-информ”га ТР Министрлар кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсендә раслаганнар.

17 июльдә Татарстанның “Республика ветеринария лабораториясе”ндә үлгән кош-корт анализга алынган һәм аларда кош гриппы вирусы булуы ачыкланган. Патологик материал Чүпрәле районының Шеланга (30 баш тавык үлгән), Кайбыч районының Ульянково (20 баш тавык), Тәтеш районының Вожжи (18 баш), Апас районының Югары Балтай авылларындагы шәхси хуҗалыклардан китерелгән. Кама Тамагы районында да ике инфекция учагы табылган.

Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш һәм Кама Тамагы районнарындагы дәүләт ветеринария хезмәте инфекция учакларын юк итү юнәлешендә эш алып бара. Үлгән кош-корт яндырылган, авыру табылган шәхси хуҗалыклардагы барлык кош-корт юк ителгән, авыру кошлар кетәкләренә дезинфекция ясалган.

Авыру чыганагы булып Чувашстан Республикасыннан кертелгән кош-корт тора. Җирле халык аны үзе дә барып алырга, шулай ук арадашчылар кулыннан сатып алырга да мөмкин.

tatar-inform.tatar сайтыннан алынды