Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Чиркәүгә заманча хәер җыю аппараты куела

Германия чиркәүләрендә контактсыз хәер салу җайланмалары барлыкка киләчәк.

Чиркәүгә килүчеләр банк картасы һәм смартфон ярдәмендә хәер сала алачак. Аппарат банк картасы һәм смартфондагы NFC-чипларны “укый” торган кабул иткеч белән җиһазландырылган. Бер салганда 25 евро гына хәер күчерергә мөмкин.

Заманча хәер җыю җиһазына гадәти капчык та куелган, чиркәүгә килүчеләр анда тимер яисә кәгазь акча сала ала. Мондый аппаратлар чикрәүләргә быел көз урнаштырылачак, дип хәбәр итә “Ислам тудей” сайты.